"Батырлык онытылмый". Статья в газете "Яшел Үзән"

Первоисточник: http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/batyrlyk-onytylmyy

Батырлык онытылмый

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде җиде дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бүгенге тыныч тормышыбыз өчен башын салучылар, яу кырында дошманга каршы батырларча сугышучылар турында мәгълүмат бүгенгәчә тулысынча ачылып бетмәгән әле. Сугыш елларында документлар да тиешле тәртиптә алып барылмаган, тутырылганнары да ут эчендә калган вакытлары булгандыр. Булган мәгълүматлар да 2006 елда гына сер булудан туктады.

Ә фронтовиклар бу турыда искә төшерергә яратмаган, күрсәткән батыр­лыклары турында тыйнак кына дәшми калган. Шуңа күрә якыннары аларның батырлыгы турында белмәгән дә кайчак. Апас районының Аю Көйдергән авылында туып үскән, Бөек Ватан сугышына Мәскәүдән беренчеләрдән булып алынган Мөхәммәтша Әхмәтшин да шундыйлардан булган, күрәсең.
– Архивларда документларны өйрәнгәндә шушы кеше турында мәгълүматка тап булдым. Күп кешеләр белән аралашырга, сораштырырга туры килде. Яшел Үзәндә бик зирәк бер танышым яши – Фәһим Хәйбуллин. Хәлне сөйләп бирдем, Әхмәтшинның туганнарын эзләвемне әйттем. Ә Фәһим Борһанович миңа Мөхәммәтшаның бертуган энесе Рәшитне табарга булышты, – дип сөйли эзтабар Рәхимулла Гарифуллин.
Рәхимулла Гарифуллин редакциябез белән актив хезмәттәшлек итә, шуңа күрә дә Мөхәммәтша Әхмәтшинның архивларда табылган документларын энесенә редакциядә тапшырырга булды.
Рәхимулла Кәлимович Әхмәтшинның сугышчан юлын күзалларга мөмкинлек биргән бүләкләнүләре турында наградной листларын, бүләкләүгә командирларның приказларының күчермәсен Рәшит Әхмәтша улына тапшырды. Дөрес, җитмеш елдан бирле сакланып саргаеп беткән, күчермәдән күчермәләр алып, документларның укылышы начар, әмма оныклар, туганнар аны укый һәм Мөхәммәтша абый белән горурланып яши ала.

Илсөя Завилейская фотосы.

Гүзәл Минһаҗева, 17 декабря 2017 в 13:46

 

Помочь Мемориалу Великой отечественной войны www.kremnik.ru


Владелец домена, создание и сопровождение сайта — Елена Сунгатова.
Первоначальный вариант Книги Памяти (2007 г.) предоставлен — Михаилом Черепановым.
Время генерации: 0.064 сек